Яңалыклар
5 Май 2022, 08:06

Ил халкы кием-салымны азрак сатып ала башлаган

Ни өчен?

prozkh.ruprozkh.ru
prozkh.ru

Соңгы айда илдә кием-салым азрак сатып ала башлаганнар. Экспертлар әйтүенчә, кием сату күләме 25 процентка азайган.

Моңа, беренчедән, әлбәттә, чит илнең кием кибетләре ябылу йогынты ясады. “Fashion Consulting Group” директоры Анна Лебсак-Клейманс әйтүенчә, быел Русиядә эшчәнлеген туктаткан халыкара кибетләр челтәренә илнең кием-салым базарының 20 процентын туры килгән булган.

Икенчедән, февраль ахырында кешеләр киемгә түгел, ә тәү чиратта кирәкле товарларны сатып алуга күчте, ди ул.

Өченчедән, кешеләр акчаларын санап тота башлады. Иртәгәсе көнне белеп булмый, кияргә кием болай да җитәр, иң мөһиме азык запасын туплап куярга кирәк, диючеләр дә бар.

Ә сез кием-салым еш аласызмы? Әллә яңа күлмәк-кофтага чыгымнарны сез дә кыскарттыгызмы?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас