+20 °С
Болытлы


Республика башкаласы хакимияте җитәкчесе Ратмир Мәүлиев май бәйрәмнәрен файдалы ял белән үткәргән.
Ул үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә бу хакта хәбәр урнаштырган.
“Ялны файда белән – Нөгеш елгасы буйлап сәяхәттә, – дип язган мэр. – Күперле шарлавыгында булдык. Ул иң эре шарлавыкларның берсе. Гаять матур урыннар! Республикабызның искиткеч табигате белән һәрвакыт сокланам. Ул – илһам һәм энергия чыганагы!”