Яңалыклар
3 Май 2022, 11:32

Өстән аска күз салсаң...

Бу агачлар нинди хәрефне хәтерләтә?

29 апрельдә Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында “Яшел Башкортстан”, “Яшел яз” һәм “Хәтер бакчасы” акцияләре кысаларында агачлар утыртылды.

Бу эшкә авыл кешеләре һәм табигатькә битараф булмаганнар бердәм кушылды. Утырту өчен 450дән артык нарат үсентеләре әзерләнгән иде.

Экологик акция быел Донбасста барган махсус операциягә багышланды. Һәм өстән караганда агачлар Z хәрефен хәтерләтә. Бу идеяне урында яшәүчеләрнең барысы да хуплаган.

Югары Тәтешлегә юлыгыз төшсә, авылгы кергәндә уң якка күз салырга онытмагыз.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас