Яңалыклар
3 Май 2022, 16:50

Хәтер туфрагы

Ул бар республика буенча җыелачак.

Бүген, 3 майда, Башкортстанда “Хәтер туфрагы” республика марафоны башланды. Ул Русия герое – Генерал Шәйморатовның булачак һәйкәле нигезенә җир тутырылган гильзаны салуга багышлана.

Бу акцияне беренче булып Белорет кабул итте. Әйткәндәй, ул тантаналы чаралар үтәчәк тугыз үзәкнең берсе булачак.

“Бөек Ватан сугышы елларында үлгәннәргә куелган һәйкәлләр, мемориал һәм обелисклар территорияләреннән җир белән гильзалар бар республика буенча җыелачак. Бүген бездә данлы традицияләр дәвам итә дип ышанычлы әйтә алабыз. Безнең геройлар безне яклауны дәвам итә. Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый”, – дип сәламләде акциядә катнашучыларын Республика халык иҗады үзәге директоры Артур Әлибаков.

Гильзага изге җирне салуда төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә булган хәрбиләр катнашты.

Шундый ук чара бүген Баймак шәһәрендә дә үтте. Белоретта да, Баймакта да хакимият башлыклары чыгыш ясап, бу акциянең әһәмиятен билгеләде.

Шулай итеп, марафон барышында республиканың барлык район-шәһәрләреннән туфрак җыелачак. Иртәгә акцияне Мәләвез шәһәре һәм Әлшәй районы кабул итәчәк.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас