Яңалыклар
3 Май 2022, 07:44

Бүген Уфага Александр Пушкин килде

Иртәгә Николай Некрасов киләчәк.

Бүген, 3 майда, башкаланың Дуслык монументы янына беренче тапкыр дүрт палубалы “Александр Пушкин” теплохолы килеп туктады.

Ул Түбәнге Новгород-Уфа-Түбәнге Новгород рейсы буенча юлга чыккан. Атап әйткәндә, теплоход Түбәнге Новгород, Свияжск, Казан, Түбәнге Кама, Бөре, Уфа, Елабуга, Казан, Чебоксар, Түбәнге Новгород маршруты буенча йөри.

Экипаж вәкилләре әйтүенчә, әле Агыйдел елгасының суы теплоходлар йөрү өчен җитәрлек күләмдә. Әмма җәен Уфада тукталу бик авыр булырга мөмкин.

Иртәгә, 4 майда, Уфага өч палубалы өч круиз теплоходлары – “Николай Некрасов”, “Александр Бенуа” һәм “Северная сказка” туктаячак.

Навигация чорында Башкортстанга барлыгы 13 судно керүе көтелә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас