Яңалыклар
30 апрель 2022, 12:25

Туризм үсеше турында

Мәскәүдә “Ростуризм” җитәкчесе урынбасары Елена Лысенкова һәм Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов очрашты.

Туризм үсеше турындаТуризм үсеше турында
Туризм үсеше турында

Мәскәүдә “Ростуризм” җитәкчесе урынбасары Елена Лысенкова һәм Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов очрашты.
Башкортстан делегациясе составына, шулай ук, республиканың Туризм буенча дәүләт комитетының беренче урынбасары Ринат Фаткуллин һәм “Башкортстан республикасының туризмны үстерү үзәге” директоры урынбасары Артур Иделбаев керде. 
Очрашуда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү юнәлешләре, бигрәк тә – капиталь булмаган корылмалар, глэмпинглар һәм кемпинглар булдыру, шулай ук “Ростуризм” һәм Башкортстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән чараларны планлаштыру төп мәсьәләләр булды. 
Хәзерге вакытта Башкортстанда туризмны үстерү өчен векторлар күп, бигрәк тә “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында. Боларга квалификацияле кадрлар әзерләү дә, безнең туристлык тармагын популярлаштыру да, турпродуктларны алга этәрү дә, республиканың “туристик” имиджын формалаштыру да керә. 
2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда туристлар агымы 3,48 млн турист тәшкил иткән, бу 2020 елга караганда 20 процентка күбрәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас