

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Без сезнең белән горурланабыз, Сезнең батырлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз һәм бурычыгызга тугрылыгыгыз белән сокланабыз. Кеше гомерләрне саклап, сез еш кына үзегезне куркыныч астына куясыз, янгынга каршы көрәшәсез.
Былтыр республикада 11 меңнән артык янгын сүндерелгән, мең ярым кеше коткарылган. Хезмәтегезнең ни дәрәҗәдә катлаулы һәм борчулы булуын, катлаулы янгыннарны сүндерү хакындагы коры саннар артында нинди хезмәт торуын үзегез генә беләсездер.
Киләчәктә дә янгын сүндерү бүлекчәләре безнең шәһәрләрне һәм авылларны уттан яклар дип ышанам.
Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!” – дип язды ул.