Яңалыклар
29 апрель 2022, 05:07

Апрель ничек хушлашыр?

Һава торышы сөендерерме?

southural.rusouthural.ru
southural.ru

Быелгы апрель җылы көннәре белән сөендерде. Шулай да соңгы көннәрдә бераз салкынайтачак.

Башгидрометүзәк синоптиклар фаразлавынча, бүген, 29 апрельдә, республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә. Һава температурасы +8, +13 градус булачак. Көньяк-көнчыгыш районнарда +20 градуска кадәр җитәчәк.

Шимбә, 30 апрель, салкынча булмакчы. Төнен явым-төшем көтелми, көндез исә кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Җил үзгәреп торачак, әмма акрын исәчәк. Төнен һава температурасы -3, +2 градус булса, көндез термометр баганалары +11, +16 градуска күтәреләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас