

Чәршәмбе көнне, 27 апрельдә, һава температурасы 22 градуска кадәр җылыначак.
“Башгидромет” хәбәр итүенчә, бу көнне урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +7,+12°, көндез +17,+22°.
Бүген, 25 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез көчәючән. Һава температурасы көндез +13,+18°.
Сишәмбе көнне, 26 апрельдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уратча тизлектә. Һава температурасы төнлә +5,+10°, көндез +15,+20°.
30 апрельгә кадәр республикада һава температурасы нормадан бер градуска югары булмакчы.
Чыганак: bashinform.ru