Яңалыклар
24 апрель 2022, 15:21

Яшьләр уйнап кына эшләде

"Уфа юкәләре" сәламәтлек сукмагында "Минем Республикада Таза уеннар" чарасы үтте.

Яшьләр уйнап кына эшләдеЯшьләр уйнап кына эшләде
Яшьләр уйнап кына эшләде

Экологик уенны "Башкортстан студентлар отряды ", "Яшел Башкортстан", "Чиста уеннар", "Чиста Уфа" проектлары оештырды.
Акция гадәти булмаган квест-уен форматында үтте. Катнашучыларның күпчелеге биредә чүп җыю һәм аларны сортларга аеру буенча беренче тәҗрибә алдылар. Чараны заманча оештыру формасы (заманча дизайн, мобиль технологияләрне файдалану һ.б. төрле чаралар) территорияне тазартуга 300гә якын кешене җәлеп итте.
Уен барышында катнашаучылар территорияне тазарту буенча югары нәтиҗәләр күрсәтүдән тыш, артефактлар бәйгесендә үзләренең креатив фикерләүләрен дә күрсәттеләр. "Рус география җәмгыяте" төбәк бүлеге партнерларының конкурс жюрие йомгак ясады һәм иң уңганнарга бүләкләр тапшырды.
Экологик квест-уен нәтиҗәсендә 296 капчык, ягъни 2373 килограмм, чүп-чар җыелды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас