

Радий Хәбиров үзенең телеграм-каналында бүген православие динен тотучылар төп бәйрәмнәренең берсе - "Светлое Христово Воскресене" көнен билгелиләр дип язган.
"Безнең республикада күп гасырлар дәвамында төрле халык һәм конфессия вәкилләре яши. Без бергә эшлибез, бергә бәйрәмнәр билгелибез, балалар үстерәбез, бергәләшеп проблемаларны чишәбез. Безнең бурычлар уртак, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез уртак. Безнең көч шушы бердәмлектә. Һәрвакыт шулай булсын да. Якты Пасха бәйрәме белән!"- дип язган Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ".