Яңалыклар
24 апрель 2022, 16:24

Нефтекамскида патриотик-музыкаль марафон үтте

24 апрельдә Нефтекамада Украинада махсус операциядә катнашучы Русия хәрби хезмәткәрләренә багышланган «Za Россию» музыка-патриотик марафоны үтте.

Нефтекамскида патриотик-музыкаль марафон үттеНефтекамскида патриотик-музыкаль марафон үтте
Нефтекамскида патриотик-музыкаль марафон үтте

Кала мәдәният һәм ял паркында Русия һәм Башкортстан байракларын, яшьләр оешмалары, хәрби-партиотик клублары аләмнәрен, тынычлыкка өндәүче, фашизм һәм нацизмга каршы плакатлар тоткан бик күп кешеләр җыелды.
Тамашачыларны шәһәр хакимияте җитәкчесе Элдар Валидов сәламләде.
"Без сезнең белән гади булмаган вакытта яшибез, әмма без әлегедәй берләшеп кенә Донбасста булган егетләребезне хупларга тиешбез, без аларны өйдә таз-сау сәламәт килеш көтәбез. Без алар белән! Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, без, иңгә-иң терәп, бергә яшәргә тиешбез. Без һәм башкортлар, без һәм татарлар, без һәм удмуртлар, без һәм чувашлар, без һәм мордвалар, без барыбыз бергә", - диде ул.
Парк сәхнәсендә Нефтекамскиның иҗат коллективлары чыгыш ясады. «PRADO» һәм «Зәйнетдин» этно-поп-төркемнәре сәхнә кунаклары булды.

 

Нефтекамскида патриотик-музыкаль марафон үтте
Нефтекамскида патриотик-музыкаль марафон үтте
Нефтекамскида патриотик-музыкаль марафон үтте
Нефтекамскида патриотик-музыкаль марафон үтте
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас