

Бүген Уфаның Көньяк микрорайонында республиканың халык шагыйре Равил Бикбаев исемендәге парк ачылды. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Ташландык бакчалар урнашкан территорияне 2019 елда төзекләндерә башлыйлар. Мәйданчыкка агачлар һәм куаклар утыртылган, инженер челтәрләре салынган. Аннары төзүчеләр эш башлаган.
Бүген биредә ял итү мәйданчыкларыннан тыш, берничә спорт һәм уен зонасы, яктырту һәм видеокүзәтү системалары, воркаут өчен тренажёрлар урнаштырылган. Фонтан комплексы паркка аерым бер ямь биреп тора. Төзекләндерүнең гомум хакы 143,5 миллион сумга төшкән.
“Хәтерлисезме, элек монда ташландык урын иде, һәм без аны бергәләп тәртипкә китерергә карар иттек, – дип сүз башлады Радий Хәбиров. – Нәтиҗәдә искиткеч парк барлыкка килде. Аңа дәүләт эшлеклесе һәм халык шагыйре Равил Бикбаев исеме бирелүе бик шәп. Ул безнең республиканың чын патриоты иде. Без аны хәтерлибез, аның иҗатын хөрмәт итәбез”.