+21 °С
Болытлы


Русия Президенты Владимир Путин Стәрлетамакның 1нче санлы шәһәр клиник дәваханәсе табибы Ольга Поповага рәхмәт белдерде.
Бу хактагы күрсәтмәдә әйтелүенчә, Поповага сәламәтлек саклау тармагындагы хезмәтләре һәм күпьеллык фидакарь эше өчен рәхмәт белдерелә.
Ольга Васильевна – медицина фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган табибы, пластик хирург. Ул – ике монография, ике автор уйланмалары һәм ике патент авторы.