

Бүген республиканың шәһәр һәм районнарында “Яшел Башкортстан” акциясе үтте.
Чарада җәмгысе 233 490 кеше – табигатькә битараф булмаганнар, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, хезмәт коллективлары, республика хакимияте органнары җитәкчеләре, хакимиятләр башлыклары катнашты.
Акция кысаларында бер көн эчендә 85 меңгә якын агач һәм куак утыртылды. Аларның 14 меңнән артыгы – 2,5 метрдан озынрак эре агачлар.
“Безнең республика бүген тагын да матурланды. “Яшел Башкортстан” акциясе экологик чара булудан тыш, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче бәйрәмгә әверелде. Катнашучыларга рәхмәт! Без бик игелекле эш өчен көчләрне берләштердек”, – диде торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Алан Марзаев.
Исегезгә төшерәбез, “Яшел Башкортстан” акциясе 23 апрельдә башланды һәм 10нчы майга кадәр дәвам итә.