

Сибай да “Яшел Башкортстан” экологик акциясенә кушылды. Бүген инфекция госпитале территориясендә 60 чыршыдан торган ылыслылар аллеясе барлыкка килде.
Чарада ел саен үткәрелүче спартакиадада катнашу өчен шәһәргә килгән Урал аръягы районнары башлыклары, үзәк шәһәр дәваханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары, Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы, пенсия фонды җитәкчеләре катнашты.
Үсентеләр һәм аларны утырту урыннары алдан әзерләнгән иде. Яңа утыртылган агачлар янына табиблар үзләренең бүлек исемнәрен урнаштырды: неврология, офтольмология, анестезиология, реанимация, хирургия һәм башкалар.
Исегезгә төшерәбез, Сибайда яңа госпиталь эшли башлады. Әлеге вакытта анда ковид диагнозлы һәм башка йогышлы авырулардан 24 кеше дәвалана.