

Уфада "Инцидент-менеджмент" системасы пароковкадагы чокырлар мәсьәләсен хәл итәргә булышкан.
Башкаланың Зорге урамындагы 11 санлы йортта яшәүчеләр чокырлар һәм күләвекләргә зарланган. Аларның мөрәҗәгатен "Инцидент-менеджмент" мәгълүмат системасы “тотып” алган һәм “эшкә җибәргән”. Бу урыннан ерак түгел көньяк автовокзал һәм фитнес-клуб икәнен дә исәпкә алырга кирәк.
Уфаның Октябрь районы хакимияте тиз арада эшне җайга салган һәм берничә көн эчендә чокырларны ямап куйганнар, дип хәбәр итә ЦУР.
Көн саен ЦУР дистәләгә шундый мөрәҗәгатьләрне кабул итә. 11-17 апрель көннәрендә юл проблемаларына бәйле 1090 мөрәҗәгать кабул ителгән.