

1 майдан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүгә гаризалар кабул ителә башлый.
Бу хакта БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин социаль ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү өчен 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә 1 апрельдән айлык түләү турындагы указга кул куйган иде.
Бала Русия гражданины булырга, даими рәвештә Русия территориясендә яшәргә һәм гаиләнең кереме җан башына төбәк яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Түләүләрнең күләме бала өчен яшәү минимумының – 50, 75 яки 100 проценты. Пособиенең төп күләме – бала өчен яшәү минимумының яртысы.
Әгәр балага төбәк яшәү минимумының 50 проценты күләмендә пособие тәгаенләгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан азрак булса, пособие балага төбәк минимумының 75 проценты күләмендә билгеләнә.
«Май аенда пособие юллаганда акча апрель өчен дә күчерелә, – дип белдерәләр БР Хезмәт министрлыгында. – Пособиегә гаризаны 2022 елның 1 маеннан Дәүләт хезмәтләре аша яки шәхсән тапшырырга мөмкин. Социаль ярдәм чарасы Пенсия фонды юнәлеше буенча бирелә».
Быел 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә түләүләр өчен 505 миллиард сум бүленде.