

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт университетының Хокук институты студентлары белән очрашты. Ул яшьләргә үзенең гаилә традицияләре турында сөйләде.
“Мәсәлән, үземнең икенче тормыш иптәшем белән танышкан көнне ел саен Каринэга чәчәкләр гөлләмәсе бүләк итәм – бу үзенә күрә безнең кечкенә традиция. Аңа булган бар смс-хәбәрләремне дә “милая” дигән сүздән башлыйм. Элек йокларга ятар алдыннан Михаил Булгаковның “Мастер һәм Маргарита” китабын бер-беребезгә кычкырып уку йоласы бар иде. Чөнки бу минем иң яраткан китабым. Хәзер эш күп булу сәбәпле, моңа еш кына вакыт калмый. Без бар эшләрне дә бергә башкырырга, бергә ял итәргә тырышабыз. Мәхәббәтебезне саклыйбыз”, – дип бәян итте төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров әйтүенчә, беренче тормыш иптәше һәм ике зур кызы белән дә яхшы мөнәсәбәтләр сакланган. Әйткәндәй, ул инде картәти дә икән.
Фотосурәтләрдә: Радий Хәбиров тормыш иптәше белән; улы белән.

