

15 апрельдә республикада янгын хәвефе сезоны башлана. Шул уңайдан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика территориясендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча киңәшмә үткәрде.
Былтыргы яздагы кебек һава температурасы быел да нормадан югарырак. Мондый һава шартларында урман һәм ландшафт янгыннары куркынычы зур.
– Үткән ел 480 янгын 16 мең гектарга якын мәйданда таралды. Утның торак пунктларга күчү куркынычы бар иде. Власть органнарының, янгын сүндерүчеләрнең һәм волонтерларның бердәм эшләре нәтиҗәсендә генә без моны булдырмадык. Янгын сүндерү эшен башкарып чыктык, – дип билгеләде Андрей Назаров.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров янгыннарны кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында әйтте.
– Без табигый янгыннардан хәвефсезлек тәэмин итү буенча республика программалары әзерләдек. Беренче чиратта ул Урал аръягын яклауга юнәлтелгән. Нәкъ менә шул территория табигый янгыннарга аеруча еш була, – диде ул.