

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә умартачыларның күңеленә хуш килә торган пост урнаштырган. “Умартачылык ассоциацияләре өчен яхшы хәбәрләр. Без «АпиМир» халыкара форумына әзерләнә башлыйбыз. Мин беләм, бу яңалыкны күпләр көтте. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берничә сөйләшү уздырдык, нәтиҗәдә ул мондый масштаблы чараны хуплады. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы безнең проектлар һәм башлангычлар буенча зур ярдәм күрсәтә, шуның өчен аңа рәхмәтлебез.
”АпиМир” 8-10 сентябрьдә Уфада үтәчәк. Мәйданчыкта галимнәр һәм тикшеренүчеләрнең халыкара конгрессын уздырабыз. Форум илдә умартачылык буенча төп дискуссия, фәнни һәм күргәзмә базасы булачак.
”АпиМир” Русиянең барлык төбәкләреннән һәм безгә дустанә илләрдән бал җитештерүчеләрне, технологларны, галимнәрне, эшкәртүчеләрне җыячак. Чара Башкортстанның бал сәнәгатен, аның экспорт юнәлешен үстерүгә һәм тәҗрибә алмашу исәбенә танылуга ярдәм итәчәк.
Бу чарага әзерлек кысаларында республикада бал һәм умарта продуктларының сыйфатын бәяләү буенча лаборатория эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Моннан тыш, Башкорт дәүләт аграр университеты базасында федераль хезмәттәшләр белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә хәзер умартачылык һәм инновацион технологияләр компетенциясен үстерү буенча Бөтенрусия үзәге төзелә. Без әлеге тармакны үстерүгә Алтай һәм Ерак Көнчыгыш кебек башка төбәкләрне дә кертә алабыз”, – дип яза Андрей Назаров.