

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә туристлыкка ярдәм итүнең федераль чараларын тормышка ашыру һәм юл буе сервисын үстерү турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә республика районнары һәм шәһәрләре хакимият башлыклары, әлеге тармакны үстерү өчен җаваплы ведомство җитәкчеләре катнашты.
Андрей Назаров җәйге туристлык сезоны башлангач, юл буе сервисының үсеше аеруча актуальләшә баруын билгеләп үтте. Бу чорда төп юнәлешләрнең берсе – автотуризм. Русиялеләрнең яртысы автотранспортта сәяхәт итәргә әзер. "Ростуризм" мәгълүматларына караганда, 2030 елга илдә елына 140 миллион эчке туристик автомобиль сәфәрләре узачак. Бу – тармакны үстерү өчен бик зур мөмкинлекләр.
– Автосәяхәтләр индустриясен үстерүгә бизнесны җәлеп итү эшен башладык. Төп бурыч – Башкортстанда автомобильчеләр өчен максималь уңайлы шартлар тудыру. Әлеге юнәлешне үстерүнең расланган концепциясе нигезендә зур бурычлар куелган. 150 яңа йорт төзергә һәм юл буе сервисының әле эшләгән 150 объектын яңартырга кирәк. Эш темпларын киметергә ярамый. Агымдагы икътисади һәм геосәяси хәлне исәпкә алып эшләргә кирәк. Потенциаль инвесторлар белән актив хезмәттәшлекне үстерергә кирәк, – диде Андрей Назаров.
2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча төбәктә юл буе сервисы үсешенең арадаш нәтиҗәләре турында Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев сөйләде.
– Беренче квартал нәтиҗәләре буенча юл буе сервисының 14 объекты файдалануга тапшырылды һәм 8 объектка модернизация үткәрелде, – диде Алексей Гусев.