

Үсеш программасы 2026 елга кадәр билгеләнгән. Компания үзенең җитештергән продукция күләмен арттырырга ниятли.
Скважинадан чыккансуны курыкмый эчәргә була. Әмма барыбер тәүдә ул чистарту процессын үтә. Су тизекләре кеше чәченә караганда 50-70 тапкыр нечкәрәк булган чистарту фильтрлары аша үтә. Ә шешәләргә тутырыр алдннан аны ультрафиолет белән чистарталар.
Җитештерү автоматлаштырылган, әмма машиналар кеше күзәтүе астында эшли. Шул исәптән лаборатория, җитештерү линиясе дә.
Быел заводта модернизация үткәргәннәр. Компаниядә хәзер татлы газлы су җитештерү дә җайга салынган. Җитештерүнең нәкъ шушы өлешен яңартудан башлаганнар да инде эшне.