

Башкортстан Башлыгының гражданлык җәмгыяте институты үсеше һәм социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру грантларына заявкалар кабул итү төгәлләнде. Бу конкурска иң күп санлы заявкалар кабул ителгән –522. Гомум суммасы 753, 5 миллион сумнан артык.
Заявкалар Башкортстан Башлыгы гранлары фонды тарафыннан 14 марттан 12 апрельгә кадәр кабул ителде. Шул вакыт эчендә коммерцияле булмаган 522 оешмадан гариза тпшырылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 53% күбрәк.
Исегезгә төшерәбез, бер проектка бүленгән максималь сумма 3 млннан артмаска тиеш, ә гомум финанслау суммасы 90 млн сум тәшкил итә.