Яңалыклар
19 апрель 2022, 10:46

"Элемтә бар"

Радий Хәбиров Башкортстан белән Арктика арасындагы бәйләнеш хакында чираттагы постын урнаштырды.

"Элемтә бар""Элемтә бар"
"Элемтә бар"

Ресублика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан белән Арктика арасындагы бәйләнеш хакында чираттагы постын урнаштырды.

– Бүген Валериан Альбанов исемендәге Полярниклар музеенда кунакта танылган Русия актеры һәм режиссеры Борис Токарев булды, – дип яза ул социаль челтәрдә. – Аның герое Саня Григорьев Каверинның "Ике капитан" фильмында берничә буын малайларын "көрәшергә, эзләргә, табарга һәм бирешмәскә" өйрәтте. Генерал Миңнегали Шәйморатовның атаклы девизы: "Салават токымнары чигенүне белми" – бу сүзләргә бик аваздаш. Чигенмәскә, бирешмәскә, гадел булырга, Ватанны яратырга һәм якларга – бу сыйфатлар бүген аеруча әһәмиятле. Полярниклар музее балаларда әлеге сыйфатларны тәрбияләүдә яхшы ярдәмчебез булыр, ә кемнедер батырлыкка һәм бөек эшләргә рухландырыр, дип ышанам. 
Без бу музейны ачканда, кайберәүләр “Башкортстан кайда, ә кайда - Арктика?” – дигән иде. Әмма бу элемтә бар. Күп кенә популяр тикшеренүчеләр безнең республикадан чыккан. Музей коллекциясе элек билгесез документлар һәм төньякны беренче ачучылар белән бәйле артефактларга актив тулылана. Һәм бу теманың республика халкын һәм кунакларын җәлеп итүе бик шәп – бер ел эчендә музейга 10 меңнән артык кеше килгән. 
Уфа картасына яңа тартылу ноктасы булдыруыбызга һәм аны шундый мөһим мәгънә белән тулыландыруга шатмын.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас