Яңалыклар
19 апрель 2022, 13:42

Чираттагы автоколонна юлга чыкты

Гуманитар йөкнең гомум авырлыгы - 133 тонна. 

Чираттагы автоколонна юлга чыктыЧираттагы автоколонна юлга чыкты
Чираттагы автоколонна юлга чыкты

Донбасска гуманитар ярдәм белән чираттагы автоколонна китте 
19 апрельдә Башкортстаннан Донецк һәм Луганск халык республикаларына гуманитар ярдәм белән бишенче автоколонна китте. Йөк машиналары Уфаның "Торатау" конгресс-холлыннан юлга чыкты. Ярдәм җыюны “Бердәм Русия” партиясе активистлары оештырды. Донбасс халкы өчен азык-төлек, эчә торган су, төзелеш материаллары, электр җиһазлары, урын-җир әйберләре, кием-салым, шәхси гигиена предметлары, мәктәп товарлары һ.б. алып баралар. Гуманитар йөкнең гомум авырлыгы - 133 тонна. 
– Бүген Донецк һәм Луганск халык республикаларына бишенче гуманитар конвой җибәрәбез. Бу 600 тоннага якын йөк. Без Донецкида булганда төзелеш материаллары белән ярдәм итүне сорадылар, аларга күп нәрсәне тергезергә кирәк. Без инде күптән Донбасс халкына дуслык кулын суздык, алга таба да аларга ярдәм итәрбез. Алтынчы, җиденче гуманитар конвойлар да булачак. Безгә бизнес, эре предприятиеләр җитәкчеләре бик нык ярдәм итә. Мин аларга моның өчен бик рәхмәтле, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы шулай ук гуманитар ярдәм җыюда активлык күрсәткән предприятие җитәкчеләренә "Бердәм Русия" партиясе Генераль советы Секретаре Андрей Турчакның рәхмәт хатларын тапшырды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас