

Киләсе өч көндә республикада яңгырлы, әмма язга хас җылы һава торышы көтелә, дип хәбәр итәләр синоптиклар.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 18 апрельдә, төбәктә болытлы һава торышы өстенлек итәчәк. Кыска вакытлы яңгырлар узачак, төбәкнең төньягында көчлерәк тә яварга мөмкин. Җил – көньяк-көнбатыштан, секундына 3-8 метр тизлектә.
Һава температурасы көндез +13, +18 градус, төньякта – 8 градус җылыга кадәр.
19 апрельдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып зуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә.
Һава температурасы төнлә +3, +8 градус, республиканың төньягында 2 градус салкынга кадәр. Көндез +7, +12 градус, көньякта +15, +20 градуска кадәр җылы көтелә.
20 апрельдә төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, төньякта уртача күләмдә, ә көндез бу явым-төшем күк күкрәп яумакчы. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, күк күкрәп яңгыр яуганда көчәючән.
Һава температурасы төнлә +2, +7 градус. Республиканың төньяк яртысында көндез +9, +14 градус җылы көтелсә, көньяк яртысында +16, +21 градус җылы безне сөендерәчәк.
Чыганак: bashinform.ru