

Башкортстанда диспансеризация вакытында яман шеш чирләрен ачыклаган табибларга өстәмә акчалар түли башлаганнар иде.
Бу түләүләрне 2021 елның апрелендә керттеләр. Ул табиблар өчен бер дәртләндерү чарасы булып торды.
Яман шешне алдан ачыклаган һәр очрак өчен медицина учреждениесе республика бюджетыннан 5 мең сум алды. Бу сумма диспансеризация өчен җаваплы табиб һәм диагностика тикшерүе тәгаенләгән медицина хезмәткәре арасында тигез бүленде.
Хәзер бу түләүләрне бирүне туктаталар. Бу хактагы карарга республика премьер-министры Андрей Назаров кул куйган. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган дип яза “Коммерсантъ” басмасы.
Түләүләрне ни сәбәпле туктатулары турында хәбәр ителми.