

Уфада “Торатау” Конгресс-холлы бинасы проекты авторы Ришат Муллагилдин вафат булган. Билгеле архитектор эш урынында үлгән. Ни сәбәпле үлүе әлегә билгеле түгел, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Ришат Усман улы Муллагилдин – Русия архитекторлары әгъзасы. Ул 1969 елның 3 февралендә Уфада туа. Балачактан ук рәсем төшерү белән мавыга. 7 сыйныфта укыганда архитектор булырга карар итә. Ришат Усман улы Мәскәү архитектура институтын тәмамлый. Япониядәге иң борынгы саналган Кейо университетында да белем ала.
1997 елдан – “Kajima Design”, 1998-1999 елларда “Nihon Sekkei” проект фирмалары архитекторы, бер үк вакытта 1999-2001 елларда – Шибаур технологик институтының (барысы да – Япония) архитектор-инструкторы, 2005 елдан башлап – “RAUM Architects” оешмасы президенты, бер үк ваҡытта 2008 елдан алып “RAUM Design” җәмгыяте (икесе дә – Уфада) директоры.
Уфада Муллагилдинның проектлары буенча Агыйдел елгасының уң ярының көньяк битләвендә шәһәр төзелеше эшләре башкарыла. Конгресс-холл бинасы төзелә, «Акбузат» ипподромына реконструкция ясала.
Соңгы елларда Ришат Усман улы Уфада яшәде. Япон телен камил белә иде.