

Кичә, 14 апрельдә, республиканың кайсыбер район-шәһәрләрендә һәм башкаланың үзендә һава температурасы рекорд куйды.
Уфада термометр баганалары +20 градуска кадәр күтәрелде. Уфа-Дим метеорология станциясе хезмәткәрләре 1962нче елда – моннан 60 ел элек билгеләнгән рекордны теркәгән.
“Һава температурасының иң югары күрсәткече +22,6 градуска җитте. 1962 елда бу көнне әлеге сан +21,9 градус булган”, – диләр синоптиклар.
Һава температурасы рекорд куйгач, тынычланды, шикелле. Ялларга бераз салкынайтачак, диләр. Урыны белән яңгыр явуы да көтелә.