Яңалыклар
14 апрель 2022, 07:29

Торак сертификаты бирмәкчеләр

Аны кемнәр алыр?

mail.kzmail.kz
mail.kz

Башкортстанда инвалидларга торак сертификатлары бирмәкчеләр.

Республика парламентының сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә торак сертификатлары бирү турындагы закон проектын хуплаган.

Сертификатларны 2005 елның 1 гыйнварыннан соң исәпкә басучыларга бирү планлаштырыла. Бер сертификатның бәясе – 2,4 миллион сум. Әгәр закон үз көченә керсә, 2022 елда аны 74 гаиләгә бирәчәкләр. Сертификаты булган гаилә үзенә уңайлы урында торак сатып ала ала.

Депутатлар закон проектын апрель ахырында үтәчәк парламент утырышында беренче укуда кабул итәргә мөмкиннәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас