Яңалыклар
14 Апреля 2022, 05:59

Бер җылыта, бер суыта...

Табигать та кеше кебек, кәефе бер төрле генә булмый...

vsegda-pomnim.comvsegda-pomnim.com
Фото: vsegda-pomnim.com

Республикада +22дән алып –3 градуска кадәр температура “таганнары” фаразлана. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 14 апрельдә, “көньяк” циклонның җылы секторында бик нык җылы булачак. Һава температурасы көндез +17, +22 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, күк күкрәп яшен яшьнәве дә бар.  

Әмма бу җылылык озакка бармаячак. Иртәгә, ягъни җомга көнне, республика территориясе аша салкын фронт узачак. Һава температурасы +8, +13 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән шулай ук яңгырлар явуы ихтимал.

Ял көннәре салкынча булачак, дип фаразлый синоптиклар. Һава температурасы 0, +5, аязытканда –3 градуска кадәр төшәчәк, көндез +6, +13 градус җылы булмакчы. Шимбә көнне күпчелек районнарда яңгыр явачак, кайсыбердә – кар катыш яңгыр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас