Яңалыклар
13 апрель 2022, 13:22

Төзекләндерү-2023 объектлары өчен тавыш бирик!

Үзегез яшәгән шәһәр яисә районның җәмәгатьчелек киңлеге өчен 15 апрельдән 30 майга кадәр тавыш бирергә кирәк.

Төзекләндерү-2023 объектлары өчен тавыш бирик!Төзекләндерү-2023 объектлары өчен тавыш бирик!
Төзекләндерү-2023 объектлары өчен тавыш бирик!

Башкортстанда za.gorodsreda.ru платформасында онлайн-тавыш бирү башлана. Аңарда республикада яшәүче 14 яше тулган һәр кеше катнаша ала. Моның өчен "Дәүләт хезмәтләре" порталында яисә кесә телефонында тиз теркәлү үтәргә кирәк. Волонтерларга мөрәҗәгать итеп тә тавыш бирергә ярый.
Объектлар 2023 елда "Экология" милли проектының "Шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасы кысаларында төзекләндереләчәк.
Уфада бу исемлеккә ун объект кергән. Алар: Сипайлово бистәсендәге Караидел елгасы яры, Башкортстан урманчылар паркы, 112 нче Башкавдивизиясе бакчасы, "Орион" иҗат сарае, Аксаков бакчасы һәм Баландин бульваре урамы.
Шулай ук шәһәрнең өч кварталын төзекләндерү өчен дә тавыш бирергә мөмкин. Алар: Архитектура, Маяковский, Калинин урамнары белән чикләнгән квартал һ.б.лар.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас