

Тиздән май бәйрәмнәре дә җитә. Язның бу җылы һәм кояшлы көннәрен җәйге ялга репетиция кебек кабул итәргә була. Озайлы кыштан соң уянып килгән табигатьтә саф һава сулавы – үзе бер кинәнеч.
Әллә кая еракка бармыйча уңайлы шартларда үзебезнең Башкортстанда да ял итәргә мөмкин. Мәсәлән, “Юбилейный” санаториенда яисә “Абзаково” ял йортында.
“Банное” һәм “Абзаково” курортлары республикабыз табигатенең иң гүзәл почмагында – Чиләбе өлкәсе чигендә, Әбҗәлил һәм Белорет районнарында, киң билгеле Урал таулары арасында – урнашкан дисәк дә ялгышу булмас.
Курортларда ял итү яхшы да ул, әмма кемдер бу озайлы ялларны авылда, бакчасында, дачасында үткәрергә өйрәнгән. Бу көннәрдә җире булган һәркем үз кишәрлеген, бакчасын тазарта һәм җыештыра. Еллар дәвамында бу эшләр гадәткә кереп өлгергән инде.
Чыганак: bashinform.ru