Яңалыклар
12 апрель 2022, 15:40

Урам рәссамнары

Йорт диварларын бизәүгә ничек карыйсыз?

school2saratov.ruschool2saratov.ru
school2saratov.ru

Идел буе федераль округының “ФормART” стрит-арт фестивале инде өченче тапкыр оештырыла. Әле аңа гаризалар кабул итү башланды.

Фестивальнең төп темасы “Вакыт аша” дип атала. Ул ил төбәкләрендә яшәүче халыкларның милли мирасын яктыруга юнәлтелгән.

Әлеге бәйгедә катнашуга 18дән 35 яшькә кадәрге урам рәссамнары һәм граффити белән кызыксынучы һәркем чакырыла.

Чарада үз көчегезне сынап карыйсыгыз килсә, 31 майга кадәр фестиваль сайтында эскиз рәвешендә гариза калдырырга кирәк: formartpfo.ru.

Аннары һәр төбәктә жюри бер эскизны сайлап алачак һәм ул сурәт рәссамның туган шәһәрен бизәячәк.

Тулырак мәгълүмат белән фестиваль сайтында һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендә танышырга була: https://vk.com/formartpfo.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас