Яңалыклар
12 апрель 2022, 06:07

Милли костюм кияргә яратасызмы?

Милли киемдә төшкән фотоларыгыз да бармы?

culture.ruculture.ru
culture.ru

Башкортстанда 164 милләт вәкиле яши. Аларның һәрберсенең үз тарихи һәм милли үзенчәлекләре бар.

2020 елдан алып республикада Милли костюм көне үткәрелә. Ул елына ике тапкыр – апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында уза.

Быел Милли костюм көне чикләрендә 15 һәм 16 апрельдә чагу һәм киңкүләмле чаралар оештырылачак. Аларда үз халкыңның, туган якның тарихын өйрәнү, милли гореф-гадәтләр турында тагын да күбрәк белү мөмкинлеге булачак.

Әйтик, башкалада башкорт милли костюмы осталарының “Тамга” II халыкара бәйгесенең иң яхшы эшләреннән торган күргәзмә ачылачак. Шулай ук Уфада республика халкы сөлгеләренең үзенчәлекле экспозициясе эшләячәк.

Әлбәттә, эшлекле чаралар да карала. Мәсәлән, милли костюм проблемаларына багышланган “түгәрәк өстәл” булачак. Анда белгечләр фикер алышачак.

Ә “Милли киемнәрдә фото” флешмобында теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Vkontakte, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә #НациональныйКостюм2022 #МиллиКейем2022 хештегы белән фотографияләрне урнаштырырга кирәк.

16 апрельдә “Арт-КВАДРАТ” мәйданында күңел ачу программасы, дизайнерларның эшләрен күрсәтү, күргәзмәләр, мастер-класслар оештырыла. Биредә кием-салым, бизәвечләр сатып алырга була. Милли киемдә фотога төшәргә теләүчеләр өчен фотостудия эшләячәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас