Яңалыклар
12 Апреля 2022, 04:20

Ипотека алучылар саны 3 тапкырга арткан

Менә сиңа, мә! Ә без хаклар арта, дибез...

severpost.ruseverpost.ru
severpost.ru

Башкортстанда ташламалы ипотека алучылар саны арткан. Калган айлар белән чагыштырганда, мартта ипотека рәсмиләштерүләр күрсәткече кинәт күбәйде, диләр Росреестрның республика буенча идарәсеннән.

Атап әйткәндә, мартта ташламалы кредит буенча 683 “сделка” теркәлгән. Бу – февральгә караганда 3,5 тапкырга күбрәк дигән сүз.

Илдә икътисади хәл тотрыклы булмаганда, ни өчен халык ипотека алырга ашкына? Экспертлар фикеренчә, бу ташламалы кредит программасы буенча процент ставкасының 1 апрельдән 7дән 12 процентка кадәр күтәрелүенә бәйле.

“Ташламалы ипотека эшли башлаганнан алып, аның белән республиканың 11,6 мең кешесе файдаланды. Авыл ипотекасы буенча ставкалар үзгәрмәде. Шуңа монда хәлләр тыныч килеш кала”, – ди ведомство җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

Әйткәндәй, фатир яки йорт сатып алучыларга “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында ярдәм карала. Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан башлангыч алган бу проект торак алучыларның хәлен җиңеләйтүне максат итеп куя.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас