Яңалыклар
12 апрель 2022, 14:07

Эш эзлисезме?

Хезмәт хакы 42 мең сумнан башланган вакансияләр бар.

Озакламый җәй җитә. Елның бу матур мизгелендә эшләргәме, әллә ял итәргәме дип уйлыйдыр кайсыберләр.

Чөнки җәен сәяхәт итәсе килә. Ләкин матур урыннарда йөрер өчен акча кирәк. Ә икесен бергә башкарып булмыймы икән? Акча да эшләү, яңа урыннар да күрү мөмкинлеге бар микән?

Бар икән. Чөнки Куйбышев тимер юлының Башкортстан бүлегенә проводниклар кирәк! 475 вакансия бар. Кешеләр белән аралашырга әвәсләрне компания үз исәбенә укытырга һәм стипендия түләргә әзер.

Яхшы социаль пакет, хезмәт хакы 42 мең сумнан башлана. Өстәвенә, Башкортстан шәһәрләрен, Самара, Сызрань, Ульяновск һәм башка төбәкләрне күрү мөмкинлеге дә булачак.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас