

Бүген, 12 апрельдә, Уфада “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр залында Экология форумы һәм “Экология һәм технологияләр” махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Ул күргәзмә белән танышты, “ПОЛИЭФ” оешмасының яңа кояш электр станциясен сафка кертүгә старт бирде һәм республика территориясендә җыелган экологик зыянны бетерү буенча “Федераль экологик оператор” белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.
“Бүген бездә Русиянең берничә төбәгеннән, шулай ук Кытай Халык Республикасыннан һәм Белоруссиядән кунаклар булуына бик шатбыз. Безнең фикер алышыр сүзләребез, чынлап та, күп, – диде төбәк җитәкчесе. – Экологик көн тәртибе – барыбыз өчен дә мөһим. Бу кешелек өчен төп чакыру. Экология өлкәсендә эшләүче галимнәргә, эшкуарларга, хакимият вәкилләренә, экспертларга – барыбызга бергә нәкъ менә Уфада җыелырга мөмкинлек булуына шатмын. Без республикада экологик мәсьәләләрне планлы һәм эзлекле хәл итәбез. Ике ел вакыт эчендә каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча инфраструктура төзи башладык. Чүп-чарны сортларга аеру, эшкәртү юнәлешендә дә эшләр башланып тора. Шуңа бүген, безнең зур илдә булган иң яхшы тәҗрибәләрне карарга кызык булачак, әлбәттә”.
Күргәзмәдә экологик хәвефсезлек өлкәсендә бик актив эшләүче берничә предприятие экспозицияләре тәкъдим ителгән.