

Башкортстанда язгы кыр эшләрен үткәрүгә орлыклар запасы җитәрлек. Чәчү кампаниясенә орлыклар ихтыяҗы 285 мең тоннадан исәпләнә.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, сабан культуралары төбәктә 2,1 млн гектардан мәйданны биләячәк. Чәчү әйләнешен иген һәм кузаклы культуралар тәшкил итә, бу орлыклар да җитәрлек. 14 район төбәк бюджетыннан былтыргы корылык сәбәпле орлыклар сатып алуга 128 миллион сум акчалар алды.
–Иген һәм кузаклы культуралар арасында үзебездә җитештерелгән орлыклар өлеше 99% тәшкил итсә, көнбагышныкы – 50%ка якын. 2022 елда республика ихтыяҗларын Русия сортларын һәм гибридларын куллану исәбенә ябарга була, – диде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Шикәр чөгендере орлыклары мәсьәләсе катлаулырак, анда импорт гибридлары өлеше 95% тәшкил итә иде. Бу юнәлештә илдә эш бара инде.
Гомумән алганда Русия авыл хуҗалыгы продукциясе дефицитын һәм аңа хаклар артуын булдырмас өчен чаралар комплексы кабул итә.
Президент аграрийларга кредитлар бирүгә 153 миллиард сум акча юнәлтергә йөкләмә бирде.
Селекция үзәкләре һәм орлыклар җитештерүче оешмалар импортны киметер өчен 5 миллиард сум акча алачак. Илдә авыл хуҗалыгы техникасын, балыкчылык суднолары төзелеше өчен компонентлар һәм азык-төлек җиһазлары җитештерүне арттырачаклар.
2022 елның июленә авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык комплексы үсеше стратегиясенә төзәтмәләр кертеләчәк.