Яңалыклар
8 апрель 2022, 04:27

Ниһаять, җылыта

Ялларга һава торышы билгеле булды.

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Язгөл Сафина

Ниһаять, чын яз килә, шикелле. Һәрхәлдә, синоптикларның фаразы шул хакта сөйли.

Бүген, 8 апрельдә, урыны белән карлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы +7, +12 градус булачак.

Шимбә, 9 апрельдә, әллә ни явым-төшем фаразланмый, бары көнбатыш районнарда гына кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Термометр баганалары төнен -2, +3 градус тирәсе күрсәтсә, көндез һава температурасы +8, +13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе, 10 апрельдә, явым-төшем шулай ук көтели. Гомумән, бу ял көне шимбә кебек үк булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исүен дәвам итәчәк. Төнен -2, +3 градус булса, көндез термометр баганалары +8, +13 градус күрсәтәчәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас