

"Бүгенге көндә газ тоташтыруга 750 меңнән артык гариза тапшырылган. 300 меңнән артык килешү төзелгән дә инде. Йөзләгән мең гаилә газлы булачак", – диде Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.
"Русиялеләрнең газ кертелгән торак пунктлардагы участокларына кадәр бушлай газ үткәрү программасы тулысынча тормышка ашырыла. Бу газүткәргечләрнең чакрымнары гына түгел, ә газлы булачак гаиләләр дә. Без аларны алдый алмыйбыз, барысы да тормышка ашырылачак".
БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова:
– 2022 елның 1 гыйнварыннан җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары өчен сертификат номиналы – 100 мең сум, – инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм күпбалалы гаиләләр өчен 75 мең сум тәшкил итә. Барлыгы шәхси торак йортларга газ кертүгә сертификатлар белән республиканың 6434 кешесе тәэмин ителгән, шул исәптән 2021 елда – 2730 кеше. 2022 ел башыннан республиканың ташламалы категорияләренә караучы 569 кешесе газ кертүгә сертификат алды, –диде.