Яңалыклар
8 апрель 2022, 07:18

Барып җиттеләр!

7 апрельдә Башкортстаннан Донецк Республикасы халкы өчен гуманитар йөк белән өченче колонна барып җитте.

Барып җиттеләр!Барып җиттеләр!
Барып җиттеләр!

7 апрельдә Башкортстаннан Донецк Республикасы халкы өчен гуманитар йөк белән өченче колонна килде. Ул Уфадан 5 апрельдә юлга чыккан иде. Бу юлы гуманитар йөкнең гомум авырлыгы 83 тоннадан артык.

Гуманитар конвой башлыгы, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов ДХР башлыгының протокол җитәкчесе Елена Красовскаяга хәзер Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы Русия армиясе хәрби хезмәткәрләренә адресланган Башкортстан укучыларыннан 7 меңнән артык хатны тапшырды. Елена Красовская сүзләренчә, аларны тиздән биредә үз хәрби бурычларын үтәүче егетләргә тапшырачаклар. 
Аның сүзләренә караганда, Донецк көн саен даими ут астында. 
“Кешеләр сигез ел мондый шартларда яшәргә күнеккән. Атыш вакытында кая яшеренергә икәнен белә. Мин шәхсән үз исемемнән, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин һәм республика халкы исеменнән бөтен Башкортстанга зур рәхмәт белдерәм. Гуманитар йөкне җыюда катнашкан һәр кешегә аларның киң күңеллелеге һәм яхшылыгы өчен рәхмәт. Тыныч тормыш башлангач, безгә кунакка рәхим итегез", – диде Елена Красовская. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас