

Агымдагы елның мартыннан Башкортстан Республикасы һәм Ырынбур өлкәсе җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү системалары транспорт карталарын үзара кабул итү режимында эшли башлады.
"Алга" бердәм картасы хуҗалары хәзер Ырынбур өлкәсенең җәмәгать транспортында йөрү өчен, ә Ырынбур транспорт картасын тотучылар Башкортстанның "Башавтотранс" дәүләт унитар предприятиесендә, муниципаль транспортта, "Дим-Шакша" маршруты буенча һәм хосусый пассажирлар ташучыларның барлык маршрутларында "Алга" картасы тарифлары буенча түли ала.
- Башкортстан Республикасы һәм Ырынбур өлкәсе системаларын интеграцияләү - бердәм федераль транспорт экосистемасын төзүгә чираттагы мөһим адым. Интеграция проекты 5000нән артык транспорт чарасын һәм Русиянең ике төбәгенең 1,3 миллион транспорт картасын берләштерде, – дип хәбәр итте Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Пермь һәм Чиләбе өлкәләре, Удмуртия һәм Татарстан республикаларының җәмәгать транспортында, шулай ук Русия төбәкләрендә «Алга» картасы белән җәмәгать транспортында түләү мөмкинлеге эшләнә.