Яңалыклар
8 апрель 2022, 05:24

45 яшьлек хатын 13нче баласын тапкан

"Ходай бала бирсә, аның ризыгын да бирә", – ди республика районнарының берсендә яшәүче бәхетле ана.

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә 45 яшьлек Альбина ханым 13нче баласын тапкан. Табиблар әйтүенчә, сабый сәламәт булып туган, авырлыгы өч килограммнан чак кына артык.

Бу ханым бар балаларын да үзе тудырган. Әле ул сабые белән өенә кайтырга әзерләнә. Малайга Байрас дип исем кушканнар.

Әйткәндәй, Альбина – инде ике тапкыр картәни.

“Теләк булса – барсы да була. Ходай бала бирсә, аның ризыгын да бирә. Сабыйлар хатын белән ирне тагын да якынрак итә. Балалар арткан саен мәхәббәт тә арта. Менә шулай яшибез”, – ди бәхетле ана.

Хәзер Хәйдәршиннар гаиләсендә малайлар кызларга караганда күбрәк.  Бу зур гаиләгә сәламәтлек теләп калыйк.

Чыганак: https://bash.news

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас