

Республика парламенты депутатлары “Башкортстанда җирле үзидарә турындагы” законга үзгәрешләрне кабул итте. Аңа ярашлы, гражданнар җыены тәртибе үзгәрә.
“Тавыш бирү хокукына ия булган кешеләрнең яртысыннан күбесен теге яки бу сәбәпләр аркасында җыеп булмаган очракларда авылда гражданнар җыенын үткәрү тәртибе үзгәрә. Мәсәлән, берничә мең кеше яшәгән зур авылларда халыкның яртысыннан күбесен бер урынга җыю мөмкин түгел. Ул кадәр кешене сыйдырырлык бина да юк. Мондый очракларда гражданнар җыены этаплап – аны үткәрү турындагы карар кабул ителгән көннән алып бер ай буена үтәчәк. Бер кеше бары бер тапкыр гына тавыш бирә ала. Катнашучыларның яртысыннан күбесе тавыш биргәндә карар кабул ителгән дип исәпләнәчәк”, – дип аңлата Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.
Аның әйтүенчә, законга кертелгән үзгәреш җирле үзидарә мәсьәләләрен хәл иткәндә күбрәк кешеләрнең фикерен алырга ярдәм итәчәк.