Яңалыклар
7 апрель 2022, 06:20

Май яллары күпме булыр?

Без ял итәргә яратабыз. 

zaryakubani.ruzaryakubani.ru
Фото:zaryakubani.ru

Атнасына биш көн эшләүчеләрне  май башында ике  тапкыр (3әр һәм  4әр) күләмле яллар көтә,  дип игълан иткән иде РФ Хезмәт министрлыгы. Бу – 1, 2, 3 һәм 7, 8, 9, 10 май көннәре. Башкортстанда 2 май көне Ураза-бәйрәмгә туры килә. Шуңа бу көн 4 майга күчә.

Шулай итеп, күләмле  яллар арасында безне 5 һәм 6 майда ике эш көне көтә булып чыга.

Әйткәндәй, РФ Дәүләт Думасы Вице-спикеры, “Яңа кешеләр” фракциясе депутаты Владислав Даванков май бәйрәмнәрен 1 майдан 10 майга кадәр озайтырга тәкьдим итте. Бу ялларда дачниклар һәм бакчачылар иркенләп яңа сезонга әзерләнә алырлар иде,  ди сәясәтче.  

Шәһәр читендәге бакчаларга, дачаларга баручылар, каядыр сәяхәт итүчеләр һәм, гомумән, барыбыз өчен дә 10 көн рәттән ял итү рәхәт булыр иде, әлбәттә. Без ял итәргә яратабыз.  

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас