Яңалыклар
7 апрель 2022, 06:31

Әлегә очмый торабыз

Дөньялар бер җайланыр әле... 

http://msk-news.nethttp://msk-news.net
http://msk-news.net

Росавиация илнең көньягындагы һәм үзәк өлешендәге кайсыбер аэропортларга очышларга чикләүләрне 13 апрельгә кадәр озайтты.

Атап әйткәндә, Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Дондагы Ростов, Симферополь һәм Элиста аэропортларында вакытлыча чикләү режимы саклана.

Авиакомпания Сочи, Волгоград, Минераль сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларын кулланып, альтернатив маршрутлар белән очарга киңәш итә. Калган аэропортлар, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәгеләр дә, гадәти режимда эшли.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас