Яңалыклар
6 апрель 2022, 10:30

Ауга чыгар вакыт җитте

Безнең арада аучылар бармы?

zhiznraiona.ruzhiznraiona.ru
zhiznraiona.ru

Башкортстанда язгы ау сезоны ачыла.

9 апрельдән башлап, ун көн дәвамында суда йөзүче һәм нарат урманы киек кошларына ауга йөрергә мөмкин, дип хәбәр итәләр республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.

Кушнаренко районында урнашкан “Куляшка” территориясендә аучылык белән шөгыльләнүгә һәркем рөхсәт алала.

Моның өчен Башкортстанның аеруча сакланучы табигать территорияләре буенча дирекциясенең үзәк аппаратына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән ау билетын да алырга онытмагыз.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас