Яңалыклар
4 апрель 2022, 07:41

"Республиканың матурлыгына сокланудан туктый алмыйм"

Радий Хәбиров социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә шулай дип язды.

"Республиканың матурлыгына сокланудан туктый алмыйм""Республиканың матурлыгына сокланудан туктый алмыйм"
"Республиканың матурлыгына сокланудан туктый алмыйм"

Радий Хәбиров социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә: "Мин республиканың уникаль матурлыгына гаҗәпләнүдән туктый алмыйм. Һәм, күрәсең, мин генә түгел", - дип язды.
"Без туристларны җәлеп итә торган төбәккә әйләнәбез. 2021 елда безгә 3,5 миллион кеше килде - 2020 елга караганда 600 меңгә күбрәк. Быел тагын да күбрәк кунаклар көтәбез. Русиялеләрнең игътибары чит илдән акрынлап ил курортларына күчә, әлбәттә, без 100 процентка әлеге мөмкинлектән файдаланырга бурычлы. Туризм тармагын үстерү өчен нәрсә эшлибез? Туроператорлар республика буенча яңа маршрутлар әзерли. «Янгантау» һәм «Торатау» геопарклары актив. «Шүлгәнташ» музей комплексына зур өметләр баглыйбыз. Кемпинглар, глэмпинглар, визит-үзәкләр төзибез, барлык дәрәҗәләрдә дә кунакчыллык инфраструктурасын үстерәбез.
Әлбәттә, алда башкарасы эшләр дә күп. Без федераль дәрәҗәдә җитди ярдәм тоябыз, республика ярдәм чаралары өстендә дә эшлибез.
Республика кунакларына һәм халкына тәкъдим итәрлек урыннарыбыз бар. Шуңа күрә чемоданнарыгызны җыегыз һәм Башкортстанга рәхим итегез!"

"Республиканың матурлыгына сокланудан туктый алмыйм"
"Республиканың матурлыгына сокланудан туктый алмыйм"
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас